Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син Бәхетле дип әйтмәм сүз белән. Хисләремне әгәр аңлыйм дисәң, аңлыйм дисәң Серләремне укы күземнән. Бәхетлеме диеп сорама син Син - бәхетем, Ходай бүләге. Нурлар сибеп янган, янган аем да син, Син - кояшым минем җирдәге. Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син Эзләмәдем читтән бәхетне. Үз өемдә бары синең белән, синең белән Синең белән таптым бәхетне. Бәхетлеме диеп сорама син Син - бәхетем, Ходай бүләге. Нурлар сибеп янган, янган аем да син, Син - кояшым минем җирдәге. Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син Бәхетемне ятлар күрмәсен. Өлешемә тигән көмешем син, көмешем син Бәхетемә күзләр тимәсен.